Пожелания на день рождения на татарском в прозе: коротко и красиво своими словами
В большинстве случаев, поздравления с днем рождения на татарском языке подходят, как для мужчин, так и для женщин. Потому что, на татарском языке нет специальных грамматических форм, выражающих род: татары не отмечают никакого различия в отношении мужского, женского или среднего рода. Таким образом, без разницы говорится как о женщине, так и о мужчине.
Здесь я специально привел несколько поздравлений в прозе, которые можно отправить как мужчине, так и женщине.
Бу мәкаләдәге туган көн белән татарча котлауларны, якыннарыбызны һәм кадерле кешеләребезне шушы күркәм көндә үз сүзләребез белән котлау өчен кулланырга мөмкин.
Туган көн белән котлаулар
Сине туган көнең белән чын күңелемнән котлыймын! Сиңа ныклы сәламәтлек, барлык теләкләреңнең чынга ашуын, тормышыңның гел шатлыклы мизгелләр белән генә тулып торуын телимен. Синең һәр көнең бәхет һәм елмаю белән тулы булсын!
***
Туган көнең белән! Сиңа барлык эшләреңдә уңышлар, уңайлыклар һәм юлыңда яхшы кешеләр генә очравын телим. Тормышың якты һәм шатлыклы вакыйгаларга бай булсын!
***
Сине туган көнең белән тәбрик итәм! Сиңа һөнәри уңышлар, авырлыксыз җиңүләр һәм күңелле сюрпризлар телим. Барлык теләкләреңә дә ирешергә насыйп булсын!
***
Туган көнең белән сине! Телим ныклы исәнлек, муллык-байлык һәм барлык теләкләреңнең дә чынга ашуын. Тормышың уңышлар һәм казанышлар белән тулы булсын! Сиңа мәхәббәт, кайгырту һәм игътибар бүләк итүче кешеләрең гел янәшә булсын. Гаилә учагының җылысы сүнмәсен-сүрелмәсен!
***
Туган көнең белән! Сиңа бәхет, гомер юлыңда гел уңышлар һәм биик күп шатлыклы мизгелләр телим. Тормышың матур, куанычлы булсын, йөзләрең һәрвакыт кояштай балкып торсын!
***
Сине туган көнең белән котлыйм! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхет һәм барлык эшләреңдә уңышлар телим. Тормышың шатлык һәм елмаю белән тулы булсын!
***
Туган көнең белән! Сиңа бик күп шатлыклы мизгелләр, тугры дуслар һәм ныклы мәхәббәт телим. Авырма, төшенкелеккә бирелмә! Тормышыңнан канәгать булып, бәхеттә-шатлыкта яшә!
***
Сине туган көнең белән котлыйм! Сиңа ныклы сәламәтлек, матди һәм рухи байлык, күңелле тормыш телим. Гомер юлың уңай тәэсирләр белән тулы булсын!
***
Туган көнең бүген синең —
Сагынып көткән бәйрәм көн
Картайдым дип моңсуланма
Шатлан әйдә, елмай, көл
Кабул булсын теләкләрең
Бәхет-шатлык телим үзеңә
Фәрештәләр амин дисен
Һәрбер котлау сүзенә
Һәр көн шатлык һәм бәхет нуры белән тулы булсын! Туган көнең белән!